Независимый общественный мониторинг

Сообщение наблюдателя — УИК №3262, Республика Башкортостан

Информационное сообщениеРегион: Республика Башкортостан · Участок: №3262
Адрес участка: Респ Башкортостан, с Чекмагуш, ул 70 лет Октября, д 99
Сообщение наблюдателя — УИК №3262, Республика Башкортостан
Сайлау участогына -- гаилә белән Район үзәге Чакмагышта яшәүче Мәһәдиевлар 3262 санлы сайлау участогына гаиләләре белән килгән. Актив тормыш позициясендә торучы Альберт Миргаяз улы белән Аида Айдар кызы кыз-улларына да үз өлгеләрендә лаеклы тәрбия биреп үстерергә омтыла. Гаилә башлыгы «Транснефть» оешмасында эшли, хуҗабикә -- районның Гаилә хезмәте белгече. Чакмагыш гимназиясенең 6-нчы сыйныф укучысы булган Аделя һәм 4-нче класста белем алган Данияр белән Динияр да әлеге сайлауларның илебезнең артабангы үсеше һәм имин тормышыбыз өчен үтә дә мөһим булуын аңлап, бу көнне сайлау участогына килгән. Әлегә үзләре сайлау хокукына ия булмасалар да, әти-әни үрнәге аларга киләчәктә ил язмышы өчен җаваплылык тою, ватанпәрвәрлек хисләрен кече яшьтән үк аңлап үсәргә булышлык итә.

Другие сообщения — Республика Башкортостан