Независимый общественный мониторинг

Сообщение — УИК №1113, Республика Башкортостан

Информационное сообщениеРегион: Республика Башкортостан · Участок: №1113
Адрес участка: 452654, Республика Башкортостан, Бакалинский район, Старокуручевский сельсовет, село Старокуручево, улица Центральная, 29
Сообщение — УИК №1113, Республика Башкортостан
Хөрмәтле авылдашлар! 🥰 Бүген, ягъни 18 сентябрьдә авылыбызда Үзәк (Центральная) ур., 26 (почта бинасында) беренче тавыш бирү көне башланды. 1113 нче участок сайлау комиссиясе (УИК) гражданнарны кабул итүгә, сайлау процессының ачыклыгын һәм законлылыгын тәэмин итүгә тулысынча әзер. Сайлау комиссиясе составына авылның хөрмәтле кешеләре, кандидатуралары законда билгеләнгән тәртиптә расланган сәламәтлек саклау, мәгариф һәм җирле үзидарә өлкәләре вәкилләре керде. 1113 нче участок сайлау комиссиясенең җитәкче составы: рәис-- бик күп еллар авыл советы җирлегендә белгеч булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыккан хөрмәтле Мөдәрис кызы Ләйсәния, рәис урынбасары - авыл советы җирлеге белгече Флүн кызы Нәфисә Закирова, секретарь — авыл советы җирлеге белгече Антарес кызы Зилия Ибрагимова. Участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзалары: Назыйх кызы Гүзәл Рахимова- администрациянең авыл советы җирлеге рәисе вазыйфаларын башкаручы; Авдах кызы Сәлимә Сунаргулова- амбулаториянең шәфкать туташы; Нурмөхәммәт кызы Илзирә Калимуллина —амбулаториянең теш табибы; Илфир кызы Ильвира Сөләйманова — уку бүлеге мөдире, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 1113 нче сайлау участогы штат режимында эшли. Барлык технологик җиһазлар, тавыш бирү өчен стационар һәм күчерелмә яҗәләрне дә кертеп, күзәтүчеләр катнашында мөһерләнгән. Тавыш бирү 08:00 дән 20:00 гә кадәр үткәрелә. Комиссия Иске Корыч авылы халкын гражданлык бурычын үтәргә чакыра. Үзең белән Россия Федерациясе гражданины паспорты булырга тиеш. Хөрмәтле авылдашлар килегез һәм үз тавышыгызны бирегез.

Другие сообщения — Республика Башкортостан